news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Туйлар узгач, туннар тузгач» – Казан сәхнәсендә

«Туйлар узгач, туннар тузгач» – Казан сәхнәсендә

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Иртәгә Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Авыл хуҗалыгы академиясе каршында эшләп килүче студентларның татар халык театры Рабит Батулла пьесасы буенча куелган «Туйлар узгач, туннар тузгач» дип аталган спектакльне тәкъдим итәчәк. Моңа кадәр студия республиканың Арча районы авылларында гастрольләрдә йөреп кайтты.

Егерме биш еллык тарихы булган әлеге театр студиясе республикада гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә милләттәшләребезне үзенең кабатланмас чыгышлары белән сокландырып килә. Алар тарафыннан Әнгам Атнабаев, Хәй Вахит, Рабит Батулла, Туфан Миңнуллин, Мирхәйдәр Фәйзи, Сәет Шәкүров, Таһир Закиров, Рафаэль Сафин, Фәнис Яруллин, Ибраһим Абдуллин, Әмир Камалиев һәм башка күп кенә драматургларның әсәрләре сәхнәләштерелә. Шунысы да игътибарга лаек: 1982 елда үзешчән театрлар һәм клублар арасында уздырылган бәйгедә Р.Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасын сәхнәләштереп, Роберт Галиев җитәкчелегендәге әлеге театр беренче урынны яулый.

Судентларның халык театры яңалыкларсыз да яшәми. Студия җитәкчесе Роберт Галиев бердерүенчә, Бөек Җиңүнең алтмыш еллыгы уңаеннан яңа пьесаны сәхнәләштерү планлаштырыла. Драматург һәм режиссер Аманулла (Ә.Камалиев), студия соравы буенча, Әфганстан сугышына багышлап махсус пьеса язган. «Безнең уйлавыбызча, сугыш вакыйгаларыннан тыш, кешенең күңел халәтен һәм аның эчке кичерешләрен тирән ачучы шактый көчле әсәр булырга тиеш», - дип белдерде тиздән сәхнәләштереләчәк пьеса хакында Роберт әфәнде.

Студентларның Авыл хуҗалыгы академиясе каршында эшләп килүче татар халык театры һәрчак тамашачы алдында, һәрчак гастрольләрдә. Рабит Батулла әсәре белән Казан сәхнәсендә чыгыш ясаганнан соң, бертөркем егет һәм кызлар Тукай-Кырлайга, Балтачка һәм республиканың башка районнарына да сәфәргә җыена.

news_right_1
news_right_2
news_bot