Туйдан соң өч көн узгач, ир үзенең хатынына һәм аның апасына пычак кадаган
Соңыннан үзе дә, әтисенең мылтыгын алып, Алабуга юлында атылып үлгән.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда яшәүче бер кеше туйдан соң өч көн узгач, 20 яшьлек хатынына һәм аның апасына пычак кадаган. Аларның мәетләрен Мәләкәс авылында шәхси йортларның берсендә туганнары тапкан.
«Татар-информ»га үз хәбәрчесеннән мәгълүм булганча, бу хәлдән соң Чаллы кешесе әтисенең мылтыгын алып, Алабуга юлында атылып үлгән.
Бу хәл турында тулырак мәгълүмат ачыклана.