news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тутберидзе Камилә Вәлиеваның допинг-тесты турында: Гайбәт сөйләү белән шөгыльләнмим

Бүген иртән Камилә Вәлиева күнекмәләр үткәрү өчен бозга чыкты.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Этери Тутберидзе фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның допинг-тесты турындагы имеш-мимешләргә аңлатма бирде.

Бу хакта «Матч ТВ» телеканалы хәбәр итә.

«Гайбәт сөйләү белән шөгыльләнмим», — дип белдерде журналистларга Тутберидзе.

Шунысын да искәртик: бүген иртән Камилә Вәлиева Пекинда күнекмәләр үткәрү өчен бозга чыкты һәм күнегүләр төгәлләнгәч, журналистлар яныннан дәшми генә узып китте.

Допинг җәнҗалына да карамастан, Камилә Вәлиева һәм Россиянең башка фигуралы шуу осталары Пекинда уза торган Олимпия уеннарында команда турнирында яуланган алтын медальләрне саклап кала алачагы турында элегрәк хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100