news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә турлар март ахырына кадәр кичектерелде

Казаннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә турлар март ахырына кадәр кичектерелде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан башкаласыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә турлар март ахырына кадәр кичектерелде. Бу хакта «Коммерсанть» газетасы ТР Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтаховка сылтама белән яза.

Мифтахов сүзләренчә, туристлык компанияләре шулай ук апрель һәм майга юлламалар сатуны вакытлыча туктаткан.

Элегрәк РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, Якын Көнчыгыш илләренә булмый калган сәфәрләр өчен Россия туристларына акчаларын кире кайтарачаклар. Моның өчен Туроператорларның шәхси җаваплылыгы фондындагы акчалар файдаланылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot