news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туры трансляция: Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы

Туры трансляция: Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы
видеодан скриншот

Сезнең игътибарга Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга бүгенге юлламасыннан туры трансляция тәкъдим итәбез. Ул Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатьтә башлана.

Президентның Федераль Җыенга юлламасы - Россия лидерының ил парламентының ике палатасына еллык ачык мөрәҗәгате, анда илдәге эшләр торышына бәя бирелә һәм эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре билгеләнә.

Бу мөрәҗәгать стратегик планлаштыруның төп документларының берсе - социаль-икътисади үсешнең мөһим максатларын һәм өстенлекләрен билгеләү һәм Россиянең илкүләм иминлеген тәэмин итү өчен нигез булып тора, дип яза «Татар-информ».

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Владимир Путинның февраль ахырында - март башында Федераль Җыенга юллама белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын кире какмады. 20 февральдә дәүләт башлыгының парламентка 29 февральдә мөрәҗәгать итәчәге билгеле булды.

Кремльдә юлламаны яктырту өчен шул исәптән кайбер чит ил журналистлары да аккредитацияләнгән, дип билгеләп үттеләр. Моннан тыш, мөрәҗәгатьне зур экранда да күрергә мөмкин - Россиянең 20 шәһәре кинотеатрларында, шул исәптән Казанда да бушлай трансляцияләр уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100