Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Туры трансляция: Казан гарнизоны гаскәрләренең Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы узуы
Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы узуын турыдан-туры трансляцияләү башланды. Әлеге вакыйга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Гаскәрләр узуын «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары трансляцияли. Шулай ук парадны туры эфирда «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм TNV.ru сайтында карарга мөмкин.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз