news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туры элемтә вакытында Россия халкы Путинга иң еш бирә торган сорауларны атадылар

Россия халкы ил Президенты Владимир Путин белән Туры элемтәдә сәламәтлек саклау, пособиеләр түләү һәм ташламалар турында сорауларны ешрак бирә. Бу хакта РИА Новости яза.

Искәртеп үтик, халыктан сораулар кабул итә торган кол-үзәк 8 декабрьгә каршы төндә эшли башлады.

Шулай ук гражданнар пенсияләр һәм торак-коммуналь хуҗалык, махсус хәрби операция турында да сораулар бирә. Мөрәҗәгатьләр 10-20 секунд саен килә.

Баштарак дәүләт башлыгының туры элемтәсе 19 декабрьдә булачак дип хәбәр ителде. Ул Путинның зур матбугат конференциясе белән берләштереләчәк. Россиядә беренче туры элемтә 2001 елда оештырылды. Алга таба туры элемтәләр, 2004, 2012, 2020 һәм 2022 еллардан тыш, һәр елны уздырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot