news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Турсунбек Акун: БРИКС киләчәктә Берләшкән Милләтләр Оешмасын алмаштырыр дип уйлыйм

Турсунбек Акун: БРИКС киләчәктә Берләшкән Милләтләр Оешмасын алмаштырыр дип уйлыйм
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Үзәк Азия илләрендә Кеше хокукларын яклау буенча конгресс координаторы, Кыргызстанда хокук яклау хәрәкәте рәисе Турсунбек Акун киләчәктә БРИКСның Берләшкән Милләтләр Оешмасын алмаштырыр, дип фараз ясады.

«Киләчәктә – биш ел эчендә – БРИКС бик зур - бөтендөнья оешмасына әйләнер, Берләшкән Милләтләр Оешмасын алмаштырыр дип уйлыйм. Бу минем фаразлавым. Мин 35 ел хокук саклау, сәясәт өлкәсендә эшлим. Дөньяда иң билгеле булган 25 хокук яклаучы бар, шуларның берсе – мин», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул БРИКСның төп асылы дип бер полярлы дөньяның күп полярлыга әйләнүен атады. «Элегрәк Америка Кушма Штатлары, Европа коллективы боерып утырган булса, хәзер алай түгел. БРИКС саммиты дәүләтләр арасында тигез хокуклы партнерлыкка күп полярлы дөньяны төзи. Бер дәүләт икенче дәүләткә үз шартларын әйтергә, төрле ситуацияләр провакацияләп чыгарырга, сугыш булсын өчен акча биреп ятарга тиеш түгел. Ә бит күпме кешенең гомере, дәрәҗәсе сакланып кала», - диде Турсунбек Акун.

«Миңа калса, АКШ һәм коллектив Көнбатыш хәрәкәтләре булганга күрә дөньяда кискен борылышлар була. Мәсәлән, Гыйракта, Ливиядә җитәкчеләр һәлак булды, күп кешенең гомере өзелде. Россия булганга күрә Сириянең Президенты – Бәшәр Асад исән калды. Шунлыктан, Россия хәзер бөтендөнья процесска кушыла. Россия, Кытай, Һиндстан һ.б. илләрнең җитәкчеләре ярдәме белән БРИКС берләшмәсе барлыкка килде», - диде Кыргызстанда хокук яклау хәрәкәте рәисе.

Хокук яклаучы буларак, ул Берләшкән Милләтләр Оешмасында, БМОның Гомуми Ассамблеясендә, Кеше хокуклары буенча Бөтендөнья конгрессында берничә ел дәвамында катнашуын әйтте. «БРИКСта унлап дәүләт әгъза булып тора. Хәзер инде анда 20ләп дәүләт тә кушылгач, гомумән алганда, БРИКСка 30лап дәүләт керер. Шуңа күрә ул дөньяви әһәмияте булган дәүләтләр берләшмәсе», - диде Турсунбек Акун.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100