news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туроператорларның Казаннан Төркиягә очыш программалары апрельдә ачылачак

Россиядән биш туроператор Төркиягә җиде авиакомпания рейсы белән очачак. Турлар шул исәптән Казаннан да оештырылачак.

«Апрель аенда Төркия Pegasus Airlines лоукостеры һәм Turkish Airlines компаниясе белән туроператорларның очыш программалары башлана. Туроператорлар һәм «Россия» һәм «Азимут» авиакомпанияләренең очышлары базасында Төркиягә турлар формалаштыра», - диелә туроператорлар ассоциациясе хәбәрендә.

Мәскәүдән Антальяга очыш программасы эшли башлады, Казаннан ул 15, 16 һәм 29 апрельдә мөмкин булачак. Татарстан башкаласыннан Даламанга очышлар 28 майда ачылачак.

Казаннан Бодрумга рейслар 25 майдан игълан ителде.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot