news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туроператорлар ассоциациясе: Татарстаннан Геленджикка 3-4 авиарейс йөри башлаячак

Геленджикта аэропортны ачу бу юнәлештә очучы туристлар арасында ихтыяҗ дәрәҗәсенә уңай тәэсир итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Туроператорлар ассоциациясенең халыкара туризм буенча вице-президенты Артур Мурадян хәбәр итте.

Элегрәк РФ Транспорт министрлыгында Геленджик аэропорты эчке рейслар өчен яңадан ачыла, дип хәбәр иттеләр. Исегезгә төшерик, ул махсус операция башланганнан бирле ябык иде. Бу курортка беренче рейслар 18 июльдән оча башлый.

«Уңай тәэсир итәчәк. Бәяләр әлегә чагыштырмача кыйммәт. Әмма логистика шактый кимүен исәпкә алганда, Геленджикка туристлар арасында ихтыяҗ бик зур булачак. Татарстан белән Геленджик арасында көндезге вакытта көненә 3-4 рейс булачак», - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Ул ассызыклаганча, Геленджик уңышлы урында урнашкан, шулай ук биредә урнашу өчен шактый зур объект бар.

«Әгәр авиакомпианияләр яхшы ихтыяҗ дәрәҗәсен күрсә, көндезге вакытта булса да рейсларның ешлыгын арттырып булыр, дип өметләнәбез. Логистика ягыннан караганда, аннан Кырымга да барып җитү уңайлырак», - дип йомгаклады сүзен Мурадян.

news_right_1
news_right_2
news_bot