news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Турнирда “Ак Барс” хоккейчылары үз җыелма командалары өчен уйный

“Беренче канал” кубогы өчен уенда Казан клубының дүрт уенчысы катнаша

  (Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Сочида һәм Прагада “Беренче канал” кубогы өчен традицион турнир старт ала.
“Беренче канал” кубогы өчен уенда Казанның “Ак Барс” командасының дүрт хоккейчысы катнаша: Россия җыелма командасында сакчы Евгений Медведев һәм һөҗүм итүче Александр Бурмистров уйный, Швеция командасында – капкачы Андерс Нильссон һәм форвард Оскар Меллер.
Иртәгә Швейцариянең Ароза курортында Белоруссия, Словакия, Швейцария һәм Норвегия җыелма командалары катнашында Arosa Challenge турниры старт ала. Белоруссия командасы өчен “барслар” сакчысы Владимир Денисов уйный, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot