news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Турнир дәвамында 126 Җанатар паспортын алмаштырырга туры килде – Роман Шәйхетдинов

Татарстанда 96 кеше әлеге документын югалткан.

Турнир дәвамында 126 Җанатар паспортын алмаштырырга туры килде – Роман Шәйхетдинов
Рамиль Гали
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Турнир башыннан алып, Татарстанда 126 Җанатар паспортын (FAN ID) алмаштырырга туры килгән. Бу хакта Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Татарстан Премьер-министры урынбасары, республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.
 
“Җанатар паспорты (FAN ID) яраксызга әйләнсә, яисә хуҗасы аны югалткан очракта, документның дубликатын эшләтергә була. Мондый очракта аның соңгы варианты гамәлдә булачак. Конфедерацияләр кубогы башланганнан бирле тапшыру үзәкләрендә 126 FAN ID алмаштырылды. Яңа Паспорт бирелүнең күпчелек очрагы искесенең югалуы белән бәйле. Татарстанда 96 кешегә Җанатар паспортын югалту сәбәпле яңа документ бирелде. Тагын 30 очрак FAN ID чипының эштән чыгуы белән бәйле”, – диде Роман Шәйхетдинов журналистларга.
 
Министр сүзләренчә, Җанатар паспорты (FAN ID) рәсмиләштерү һәм тапшыру эшенә карата Татарстанда тискәре бәя бирүче булмаган. 
 
Исегезгә төшерәбез, бүгенге матбугат очрашуы “Конфедерацияләр кубогына Җанатар паспорты (FAN ID) бирү буенча беренче нәтиҗәләр” темасына багышланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100