Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
"Turkvizyon-2014" телевизион җыр конкурсының ярымфиналында Татарстан вәкиле унберенче булып чыгыш ясаячак
19 нчы ноябрьдә узачак ярымфиналда 24 ил вәкиле сәхнәгә чыга
(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). "Татар-информ" алдан хәбәр иткәнчә, 19-21 ноябрьдә Казанның “Татнефть-Арена” боз спорт сараенда II Халыкара "Turkvizyon-2014" телевизион җыр конкурсының ярымфиналы һәм финалы була. Фестивальдә җиңүгә дәгъва кылачак 24 конкурсантның ничәнче булып чыгыш ясаячагы бүген “Гранд отель Казань” кунакханәсендә жирәбәгә салу юлы белән ачыкланды.
Әйтергә кирәк, “Казан – төрки дөнья мәдәни башкаласы-2014" программасы кысаларында “Евровидение” конкурсының төрки төрдәше ярымфиналы һәм финалына Казанга 250 дән артык кунак чакырылган. Быел фестивальнең икенче мәртәбә үткәрелүе, былтыр аның беренчесендә Татарстаннан Алинә Шәрипҗанова катнашкан иде.
Өстәлдә катнашучы илләр язып тыгылган 24 кара конвертны 6 шар итеп, конкурсның продюсеры Лина Арифулина, Татарстан һәм Россиянең халык артистлары, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солистлары Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина, РФнең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов ачты.
Шулай итеп, конкурсның ярымфиналында сәхнәгә беренче булып Казакъстан артисты чыгачак. Икенче булып Алмания чыгыш ясаячак, өченче - Төркмәнстан, дүртенче - Көрдестан, бишенче - Үзбәкстан, алтынчы - Албания, җиденче - Гагаузия, сигезенче - Украина, тугызынчы - Иран, унынчы - Карачаево-Черкесия . Ә Татарстанга исә унберенче номер астында чыгыш ясау насыйп булды. Республика данын Казан дәүләт консерваториясен, Россия театр сәнгате университеты - ГИТИСны тәмамлаган, чыгышы белән Зәйдән булган 26 яшьлек Айдар Сөләйманов яклаячак. Уникенче булып Мәскәү, унөченче булып Кыргызстан, ундүртенче булып Якутия, унбишенче булып Төркия, уналтынчы булып Босния, унҗиденче булып Башкортстан, унсигезенче булып Болгария, унтугызынчы булып Гыйрак, егерменче булып Кырым, егерме беренче номер астында Әзәрбайҗан, егерме икенче номер астында Румыния, егерме өченче булып Македония артистлары сәхнәгә чыгачак. Ә конкурсның ярымфинал концертын Хакасия вәкиле тәмамлаячак.
Лина Арифуллина конкурсны Татарстанда уздыру мөмкинлеге өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
19 нчы ноябрьдә узачак ярымфиналда 12 ил вәкиле сайлап алыначак. Аларны 21 нче ноябрьдә узачак финалда көч сынашу көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз