news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Turkvizyon-2014” конкурсы ярымфиналы нәтиҗәләрен янә караганнар һәм сайлап алу нәтиҗәләрен үзгәрткәннәр

Финалда 15 катнашучы чыгыш ясаячак

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Люция Камалова). “Turkvizyon-2014” II Халыкара җыр конкурсы финалында алдан хәбәр ителгәнчә, 12 түгел, ә 15 катнашучы чыгыш ясаячак.

Бу хакта бүген “Гранд отель Казань” кунакханәсендә жюри белән узган матбугат конференциясендә “Төрквидение - 2014” телевизион җыр конкурсы генераль продюсеры Лина Арифуллина хәбәр итте.

“Бу — гадәттән тыш хәл, без иртән әлеге мәсьәләне чиштек, ышаныгыз: явызлык белән эшләнелгән эш түгел”, - диде ул.

Кичә кич “Татнефть-арена” боз сараенда узган “Төрквидение” конкурсының ярымфиналында жюри тавышларын санаганда техник кыенлыклар килеп чыккан. Әлеге ялгышлык нәтиҗәсендә, Якутия, Болгария, Әзербәйҗан вәкилләре финалга узмаган. Шул сәбәпле, финалга, алардан азрак балл җыйган җырчылар эләккән.

Лина Арифуллина алдан ук әйткәнчә, “Төрквидение” конкурсы гадел эш итә һәм жюри әгъзалары бәяләрен тамашачылар үзләре үк экраннарда күрә алды.

Шулай итеп, халыкара җыр конкурсының финал өлешендә 12 түгел, ә 15 җырчы чыгыш ясаячак. Болар: Татарстан, Төркия, Казакъстан, Башкортстан, Мәскәү, Үзбәкстан, Кыргызстан, Македония, Иран, Кырым, Босния һәм Герцоговина, Болгария, Якутия, Әзербәйҗан һәм Төркмәнстан вәкилләре. Шул рәвешле, конкурсның финал өлеше 11 минутка озыная.

Башкортстаннан жюри вәкиле булган Айгөл Әхмәдиевада исә чыгыш ясаучыларның тышкы кыяфәтләре борчу уяткан. Бигрәк тә Төркия вәкиленең кыска шортыдан сәхнәгә чыгуы аны хафага салган. “Шоуда дресс-код булырга тиеш, чөнки аны миллионлаган тамашачы карый”, - ди А. Әхмәдиева.

Гомумән алганда, жюри әгъзалары Казанда конкурсны оештыру дәрәҗәсен югары бәяли һәм аны яшьләр өчен аеруча да кирәкле дип саный. Шулай ук жюри, беренче чиратта, конкурсантларның җыр башкару сәләтенә басым ясауларын да ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100