news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Turkvizyon-2014” II Халыкара җыр конкурсында Казакъстан вәкиле бәхет кошын тотты

Жанар Дувалованың чыгышын 225 баллга бәяләделәр

 (Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казанның "Татнефть -арена" боз сараенда “Turkvizyon-2014” II Халыкара җыр конкурсы финалы узды.  24 ил-төбәктән килгән халыкара жюри фикеренчә, катнашучылар арасында иң яхшы җырчы исеменә  Казакъстан вәкиле Жанар Дувалова лаек.  Бүген ул барлыгы 225 балл җыйды.  Икенче урында - Татарстаннан (Россия) Айдар Сөләйманов: аның чыгышы 201 балл белән бәяләнде, өченче урынга  исә 199 балл белән Башкортстанның "Zaman" төркеме чыкты. 

Конкурсның ярымфинал өлешендә 25 җырчы иҗади  көч сынашты. Бүгенге финал өлешендә исә Татарстан (Россия), Төркия, Казакъстан, Башкортстан (Россия), Мәскәү (Россия), Үзбәкстан, Кыргызстан, Македония, Иран, Кырым (Россия), Босния һәм Герцоговина, Болгария, Якутия, Әзербәйҗан,Төркмәнстан вәкилләре катнашты.

Искәртеп үтәбез: конкурста җиңүченең клибы ел дәвамында 12 илдә 100 миллионлы аудиториясе булган “TMB” халыкара телеканалында күрсәтеләчәк һәм аны акчалата бүләк көтә.

Быел шундый мөмкинлекләргә ия Казакъстан йолдызы Жанар Дувалова шәп итеп җырлый, шигырьләр һәм җырлар яза, кинога төшә. Ул моңа кадәр республиканың иң яхшы гелз-бэнды "КешYou" солисты булганда "Евразия музыкаль премиясе"нә, "Астана жулдызы" премиясенә лаек булган, быел исә - "Астана жулдызы-2014" премиясенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100