Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Turkvizyon-2014" II Халыкара җыр конкурсы финалында Айдар Сөләйманов соңгы булып чыгыш ясаячак
Конкурсның финал өлеше “Татнефть- арена” боз сараенда уздырыла
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Люция Камалова). Кичә “Turkvizyon-2014" (“Төрквидение”) II Халыкара телевизион җыр конкурсының ярымфинал өлеше узды. Ул “Татнефть-арена” боз сараенда үткәрелде. Ярымфинал концерты тәмамланганнан соң ук финал өлешендә кайсы җырчы ничәнче номер белән чыгыш ясау буенча жирәбә салынды. Аның нәтиҗәләре буенча “Төрквидение” конкурсы финалын Төркия вәкиле ачачак. Татарстан вәкиле Айдар Сөләйманов исә 12 нче номер, ягъни иң соңгы булып чыгыш ясаячак.
Аның алдыннан исә аерым төбәк буларак үзен тәкъдим иткән Мәскәүдән “Kazan World” төркеме чыгышы була.
Искәртеп үтәбез: конкурсның финал өлеше 21 ноябрь көнне “Татнефть- арена” боз сараенда уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз