news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Turkvizyon-2014” II Халыкара җыр конкурсы финалы башланды

Татарстан данын анда Айдар Сөләйманов яклый

(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бу минутларда Казанның "Татнефть-арена" боз сараенда “Turkvizyon-2014” II Халыкара җыр конкурсы финалы башланып китте. Шоуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та, шулай ук ТӨРКСОЙ - Халыкара төрки мәдәният оешмасының бүген яңадан сайлап куелган генераль секретаре Дүсен Касеинов, төрки телле илләрнең һәм оешманың төбәк-әгъзалары мәдәният министрлары мәртәбәле кунак сыйфатында катнаша.

Иң элек сәхнәдә "Әпипә" көе, анардан соң татар көйләре җыймасы яңгырады һәм диодлы лампочкалар белән бизәлгән күбәләк-кешеләр һавага күтәрелде, аста ак, зәңгәр, яшел костюмлы биючеләр бию башкарды. Соңрак, үз илләре әләмнәрен тотып конкурста катнашучы җырчылар да сәхнәдә күренде.

Халыкара җыр конкурсының финал өлешендә, алдан хәбәр ителгәнчә 12 түгел, ә 15 җырчы чыгыш ясаячак. Болар -Татарстан, Төркия, Казакъстан, Башкортстан, Мәскәү, Үзбәкстан, Кыргызстан, Македония, Иран, Кырым, Босния һәм Герцоговина, Болгария, Якутия, Әзербәйҗан һәм Төркмәнстан вәкилләре. Шул рәвешле, конкурсның финал өлеше 11 минутка озая.

Бәйгенең ярымфинал концерты тәмамланганнан соң, ук финал өлешендә кайсы җырчы ничәнче номер белән чыгыш ясау буенча жирәбә салынган иде. Аның нәтиҗәләре буенча “Төрквидение” конкурсы финалын Төркия вәкиле Фунда ачып җибәрде. Татарстан җырчысы Айдар Сөләйманов исә 12 нче булып чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез: ярымфинал концертында һәр җырчының чыгышын 10 баллы система белән бәяләделәр. Жюридан иң югары бәяне Татарстан егете җыйды. Аның чыгышын халыкара жюри әгъзалары 223 баллга бәяләде. Концертның төп оештыручысы — “ТМВ TV” (Төркия) телеканалы. Конкурсның ярымфинал өлеше “ТМВ TV” телеканалы сигналы буенча 24 илдәге 40 телеканал трансляцияләнде. Бәйгенең финал өлешен дә телеэкраннар аша тамаша кылу мөмкинлеге бар. Тамашачыларның гомуми саны 300 миллионга җитәр дип көтелә. Бүгенге концертны “Мәйдан”, "Яңа гасыр" телеканалларыннан туры эфирда карарга була. Искәртеп үтәбез: конкурста җиңүченең клибы ел дәвамында 12 илдә күрсәтелүче 100 миллионлы аудиториясе булган “TMB” халыкара телеканалында күрсәтеләчәк һәм аны акчалата бүләк көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100