news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Turkvizyon-2014" Халыкара җыр фестивалендә Татарстан җырчысы беренче урында бара

Конкурсның ярымфинал өлеше узды

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казанның “Татнефть-арена” боз сараенда “Turkvizyon-2014” (“Төрквидение”) II Халыкара телевизион җыр конкурсының ярымфиналы шоусы узды. “Казан — төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасы кысаларында уздырыла торган әлеге конкурсның финалына чыгу өчен төрле илләрнең 25 төбәгеннән җырчылар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, иҗатта көчләрен сынашты. Конкурс шартлары буенча үз җырчысын тәкъдим иткән һәр илдән жюри әгъзасы да җибәрелә. Шул рәвешле, чыгышларны конкурста катнашучы илләр вәкилләреннән торган халыкара жюри бәяләде. Татарстаннан жюри составына "Евровидение -2013" тә катнашучы Динә Гарипова сайланган иде.

"Туган тел" көенә бию белән башланган шоуда үзенчәлекле һәм күзләрне иркәләрлек итеп эшләнгән сәхнәгә алып баручылар тамашачыларны татар, рус һәм төрек телендә сәламләде. Әмма тамаша, аерым алганда, конкурсантлар белән таныштыру, алар турында хикәяләү күбрәк рус телендә алып барылды.

Конкурсны Казакъстан вәкиле Жанар Дугалова башлап җибәрде. Җырчының җанатарлары аны алкышлап, милли флагларын җилфердәтте. Җырчының энергетикасы залда утыручыларга да уңай йогынты ясады булса кирәк: Казакъстан вәкилен бары да яратып кабул итте. Анардан соң исә быел конкурста беренче генә катнашучы Алмания вәкиле чыгыш ясады, өченче - Төркмәнстан, дүртенче - Грузия, бишенче - Үзбәкстан, алтынчы - Албания, җиденче - Гагаузия, сигезенче - Украина, тугызынчы - Иран, унынчы - Карачай-Черкесия. Ә Татарстанга исә унберенче номер белән чыгыш ясау насыйп булды. Казан дәүләт консерваториясен, Россия театр сәнгате университеты - ГИТИСны тәмамлаган, чыгышы белән Зәйдән булган 26 яшьлек Айдар Сөләйманов Татарстан исеменнән чыгыш ясады. Аның башкаруындагы " Атлар чаба" җырын зал алкышларга күмде, "Әфәрин!" дип кычкырды. Айдарның номеры вакытында сәхнә Дю Солей циркын хәтерләтте. Якты утлар, шар формасында ясалган декорациядә томырылып чапкан атлар рәвешендәге анимация, шул шарга җырчының үзе дә менеп җырлавы тамашаны мавыктыргыч итте. Уникенче булып Мәскәү, унөченче Кыргызстан, ундүртенче Саха (Якутия), унбишенче Төркия, уналтынчы Босния һәм Герцоговина, унҗиденче Башкортстан (Россия), унсигезенче Болгария, унтугызынчы Гыйрак, егерменче Кырым, егерме беренче номер астында Әзәрбайҗан, егерме икенче Румыния, егерме өченче булып Македония,анардан соң Хакасия артистлары сәхнәгә чыкты, конкурсның ярымфинал концертын Тува Республикасы вәкилләре тәмамлады.

"Төрквидение"не күләме һәм тамашачылар саны буенча "Евровидение" белән чагыштырырга мөмкин. Конкурста катнашучылар барысы да җырларын "тере" тавышка гына башкарды. Тамашада татар музыкасы мәдәнияте белән бәйле элементлар, нечкәлекләр дә шактый булды. Һәр чыгыш ясаучы хакында аз-азлап мәгълүмат бирелүен дә әйтеп узу кирәктерһәм алар үзләренең яраткан китаплары хакында сөйләде. Бу исә катнашучыларны тагын да ныграк истә калдырырга мөмкинлек бирде. Алар белән сәхнә артына әңгәма корып, җырчыларның үз туган телләрендә тамашачыларны сәламләүләре дә зал һәм башкаручылар арасында элемтә урнаштырырга ярдәм итте. Барлык җырчылар чыгыш ясаганнан соң гына жюри әгъзалары куйган балларны күрергә мөмкин булды.

Һәр җырчының чыгышын 10 баллы система белән бәяләделәр. Жюридан иң югары бәяне Татарстан егете җыйды. Аның чыгышын халыкара жюри әгъзалары 223 баллга бәяләде. Шулай ук, Төркмәнстан, Босния һәм Герцоговина, Үзбәкстан, Кырым, Иран, Македония, Кыргызстан, Мәскәү, Башкортстан, Казакъстан, Төркия җырчыларын да конкурсның финал өлешендә күрергә мөмкин булачак. Концертның төп оештыручысы — “ТМВ TV” (Төркия) телеканалы. Конкурсның ярымфинал өлеше “ТМВ TV” телеканалы сигналы буенча 24 илдәге 40 телеканал трансляцияләнде. Бәйгенең 21 ноябрьдә узачак финал өлешен дә телеэкраннар аша тамаша кылу мөмкинлеге булачак. Тамашачыларның гомуми саны 300 миллионга җитәр дип көтелә. Бүгенге концертны исә “Мәйдан” телеканалыннан туры эфирда карарга мөмкин иде.

Искәртеп үтәбез: конкурста җиңүченең клибы ел дәвамында 12 илдә күрсәтелүче 100 миллионлы аудиториясе булган “TMB” халыкара телеканалында күрсәтеләчәк һәм аны акчалата бүләк көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100