news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төрекмәнстан КазанФорумда һәм Казанда узачак башка чараларда катнашачагын раслады

Төрекмәнстан КазанФорумда һәм Казанда узачак башка чараларда катнашачагын раслады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Төрекмәнстан Казандагы зур халыкара чараларда катнашырга әзерләнә, дип хәбәр итә «Золотой век» газетасы Министрлар Кабинеты утырышына (анда вице-премьер, тышкы эшләр министры Рәшид Мередов чыгыш ясады) сылтама белән.

13-14 майда төрекмән халкының милли лидеры, Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов җитәкчелегендәге Төрекмәнстан делегациясенең Казанга сәфәре планлаштырылган.

Ел саен үткәрелә торган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» Халыкара икътисади форумы - икътисади хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен төп мәйданчыкларның берсе. Төрекмәнстан делегациясе махсуслаштырылган экспозицияләрдә һәм «EХРО Россия һәм ислам дөньясы хезмәттәшлеге», «Халыкара күчемсез милек базары», «Kazan Halal Market» халыкара сәүдә ярминкәсендә һәм «Тыйнак мода көне» фестивалендә катнашачак.

Президент Сердар Бердымөхәммәдов Төрекмәнстан белән Россия арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне киңәйтү өчен Казанда узачак чараларның әһәмиятен искәртте. Ул ил вәкилләренең барлык планлаштырылган чараларда да югары дәрәҗәдә катнашуын тәэмин итәргә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot