news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Турк Капитал Холдинг” Татарстанда хезмәттәшләр эзли

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов бүген “Турк Капитал” Холдинг”компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов бүген “Турк Капитал” Холдинг”компаниясе вәкилләре белән очрашты. Төзелеш, машина төзелеше, газ инфраструктурасы өлкәләрендәге инвестиция проектлары, Татарстан территориясендә “сукук” ислам облигацияләре чыгару мөмкинлеге фикер алышуда төп темалар булды.

Равил Зарипов кунакларга автокомпонентлар, мебель, дарулар җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүгә кагылышлы проектларны инвестицияләү мөмкинлекләрен өйрәнергә, республика предприятиеләренә әлеге компанияне презентацияләргә тәкъдим итте. Компания җитәкчесе Фаваз Әл Исса презентация тәкъдимен хуплап кабул итте. Инвестиция проектларына килгәндә, аңа кагылышлы тәкъдимнәр якын араларда өйрәнеләчәк. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган елның җәендә Казанда Ислам үсеш банкы белән берлектә уздырылган Халыкара инвестиция конференциясендә Кувәйт делегациясе дә катнашкан иде. Ул вакытта хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге килешү кысаларында уртак “Кувәйт-Татарстан инвестиция компаниясе” ЯАҖ төзелде (“Турк Капитал Холдинг” һәм Татарстан капиталы катнашында).

“Турк Капитал Холдинг” Кувәйт Финанс йортының бүлендек предприятиесе санала. Холдинг эшчәнлегенең төп юнәлешләре Төркия, Казахстан, Әзербәйҗан һ.б. ислам дәүләтләрендә гамәлгә ашырылучы проектларга инвестицияләр салу белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100