news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туризм волонтеры Казан урамнары буенча мобиль кушымта ясарга тәкъдим итте

Минтимер Шәймиев аның фикерен хуплады.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студент-волонтеры Динә Сәгыйтова Казан урамнарының интерактив картасы мобиль кушымтасын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул Казан Кремлендә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуда әйтте.

Динә Сәгыйтова чарада катнашучылар белән 5 телдә исәнләште. “Минем төп максатым – туристлар белән үз туган телләрендә аралашу. Яшүсмер чорындагы хыялымны тормышка ашыру нияте белән волонтер булып эшли башладым. Хәтеремдә, 2013 елда Универсиада ачылышын телевизордан карагач, тәэсирләрем шулкадәр көчле иде, хәтта көндәлегемә “мин, һичшиксез, волонтер булачакмын” дип язып куйдым. Казандагы дөньякүләм чараларга үзеңнән өлеш кертә алу шулкадәр ымсындыргыч иде”, - дип сөйләде Динә.

Ул волонтер булып эшли башлагач, аларның кешеләргә һәрвакыт ихлас мөнәсәбәттә булырга тиешлекләрен аңлаганын әйтте. “Волонтерлык чорында килгән кунаклар, туристларның теләкләре белән таныштым. Аларның “шәһәрегез, мохитегез шулкадәр уңайлы” дигән сүзләрен ишетеп, республика белән горурлык хисләре тагын да көчәйде дип ышандырып әйтә алам”, - диде.

Динә Сәгыйтова Казан урамнарының интерактив картасы дигән мобиль кушымта булдыру тәкъдиме белән чыкты. Минтимер Шәймиев Динәнең татар телендә ясаган чыгышына мөкиббән булып, сокланып утырганын әйтте. Аның тәкъдимен бүгенге очрашуның беркетмәсенә кертергә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100