news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туризм тармагы вәкилләре БРИКС саммиты алдыннан белемнәрен арттырачак

Туризм тармагы вәкилләре БРИКС саммиты алдыннан белемнәрен арттырачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанда Татарстан Республикасы туристлык тармагы вәкилләре өчен «Гостеприимство. Перезагрузка-2024. БРИКС» исемле укулар узачак. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында тендер материалларында чыгарылган.

Чара ике көн дәвамында, 19 һәм 20 сентябрьдә, Korston Royal Kazan кунакханәсендә узачак. Ул 150 катнашучыга исәпләнгән. Россия төбәкләреннән чакырылган спикерлар булачак, дип көтелә. Алар үз чыгышларында ресторан һәм кунакханә җитәкчеләрен, экскурсия алып баручыларын һәм линия персоналын БРИКС илләре саммитын уздыруга әзерләү турында сөйләячәк.

Татарстан туризм тармагы вәкилләре өчен укулар үткәрүгә 2 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк, дип планлаштырыла. Заказчы булып ТР Туризм буенча дәүләт комитеты тора.

БРИКС саммиты Татарстан башкаласында 2024 елның 22-24 октябрендә узачак. Өч көн эчендә Казанга БРИКС илләре саммитында катнашучы 20 мең кеше, шулай ук журналистлар, экспертлар, волонтерлар, хокук тәртибе хезмәткәрләре киләчәк, дип хәбәр итте Казан мэриясе. Кунакларны кабул итү өчен шәһәрнең илледән артык кунакханәсе җәлеп ителәчәк.

Август башында республика оештыру комитеты 2024 елда БРИКС берләшмәсендә РФ рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча утырыш уздырды. Биредә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кунакчыллык инфраструктурасын әзерләүгә, шулай ук кунакханәләрнең персоналын укытуга һәм аларның квалификациясен арттыруга аерым игътибар бирергә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100