news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туризм комитеты Яңа ел ялларында Татарстан районнарына ике көнлек сәяхәтләр оештыра

Туристларны Алабуга, Болгар, Чистай, Балык Бистәсе һәм Саба районнары кабул итәргә әзер.

Туризм комитеты Яңа ел ялларында Татарстан районнарына ике көнлек сәяхәтләр оештыра
архив/Владимир Васильев

(Казан, «Татар-информ», 1 гыйнвар). Яңа ел каникулларында «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» туристик маршруты буенча Татарстан районнарына ике көнлек сәяхәткә чыгарга мөмкин. Туристларны Алабуга, Болгар, Чистай, Балык Бистәсе һәм Саба районнары кабул итәргә әзер, дип хәбәр итә Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты.

Яңа ел турлары 2021 елның 3-10 гыйнвар көннәрендә генә оештырыла. Программада — музейларга экскурсия, бәйрәм концертлары, ярминкәләр һәм тагын бик күп төрле кызыклы вакыйгалар көтелә, дип вәгъдә итә оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot