news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туризм буенча Татарстан Дәүләт комитетында чит ил ялына альтернатива тәкъдим иттеләр

Ул Россия туристлары өчен кызыклы булачак. Тәкъдим яңа туристик маршрутларга гына түгел, төбәктәге вазгыять белән бәйле рәвештә, туристларны үз-үзләрен тоту модельләренә дә кагыла.

Туризм буенча Татарстан Дәүләт комитетында чит ил ялына альтернатива тәкъдим иттеләр
архив/Владимир Васильев

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр якын айларда чит илдә ял итә алмаячак. Туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ял итү өчен мөмкин булган альтернатив урыннарны атады.

«Мин барыгызга да Татарстанда ял итәргә киңәш итәм. Казан халкының күпчелеге Чистай, Алабуга, Кама Тамагы, Болгар, Зөя, Чаллы, республиканың көньяк-көнчыгышында булмаган. Бу искиткеч урыннар, бездә искиткеч шифаханәләр, матур табигать, мәдәният объектлары бар. Ял көннәрендә палатка алып, Идел, Чулман яки Зөя ярларына чыгарга мөмкин», — диде ул.

Хәзер Туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты белгечләре туркомпания, кунакханә, кафе һәм рестораннардагы хезмәттәшләре белән берлектә яңа комплекслы тәкъдим төзи. Ул Россия туристлары өчен кызыклы булачак. Тәкъдим яңа туристик маршрутларга гына түгел, төбәктәге вазгыять белән бәйле рәвештә, туристларны үз-үзләрен тоту модельләренә дә кагыла.

«Бу модель бераз башка булачак, тик әлегә тәкъдим формалашу стадиясендә. Бу дистанцияләү режимы белән бәйле. Хәзер үз алдыбызга Россия туристларын максималь күләмдә җәлеп итү максатын куйдык», — диде Сергей Иванов.

news_right_1
news_right_2
news_bot