news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туризм буенча Россиянең кече шәһәрләре исемлегендә Болгар беренче урында

"ТурСтат" тикшерүенә, халкы 10 меңнән азрак булган шәһәрләр кертелгән.

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Июнь ялларында сәяхәт итәр өчен үзенә тартып торган Россиянең иң популяр кече шәһәрләре исемлегендә Болгар беренче урынны алган. "ТурСтат" агентлыгы уздырган тикшерүгә халкы 10 меңнән аз булган, шулай ук туристик офисларда һәм онлайн рәвештә яшәү урыннына бронь ясау буенча мәгълүматлар кергән.

Июнь яллары өчен популяр булган шәһәрләр исемлегендә, Болгардан кала, Плес (Иванов өлкәсе), Кириллов (Вологда өлкәсе), Мышкин (Ярославль өлкәсе), Теберда (Карачай-Чиркәс), Задонс (Липецк өлкәсе), Правдинск (Калининград өлкәсе), Верхнеуральс (Чиләбе өлкәсе) һәм Сольвычегодск (архангельск өлкәсе) шәһәрләре бар.

Болгар туристларга тарихи һәм мәдәни мирасы белән кызыклы, дип белдерелә. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Болгар дәүләт тарихи-архитетура музей-тыюлыгында (Бөек Болгар) 2016 елда 472 мең турист булган.

Исәкртеп үтәбез, 12-13 август көннәрендә, шәһәрдә чираттагы, "Бөек Болгар" урта гасырлар сугышы фестивале үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100