news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе видеоролик аша Ангела Меркельне Казанга чакыра

Сергей Иванов видеороликта Татарстанның матурлыгын, шулай ук аның мәдәни һәм тарихи традицияләрен турында әйтә.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов видеоролик аша Германия канцлеры Ангела Меркельне Казанга чакыра. Моның өчен ул видеороликны Instagramга куйган.

Туризм идарәсе башлыгы чакыруында Татарстанның матурлыгы, шулай ук аның мәдәни һәм тарихи традицияләре әйтелгән.

«Россиягә килергә теләвегезне белгәч, мин сезне шәхсән Казанга – илебезнең иң матур шәһәрләренең берсенә чакырырга уйладым. Татарстан Республикасы мәдәни һәм тарихи традицияләргә бик бай, өстәвенә ул Транссебер магистралендә урнашкан. Килегез, мин сезне көтәм!» — диелә Ивановның хәбәрендә. Түрәнең Instagram битенә язылучылар аның чакыруына кушылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot