Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Туризм буенча дәүләт комитеты: Казан кышкы каникулларда 100 меңгә кадәр турист көтә
Татарстан башкаласына киләчәк туристларның күпчелеген россиялеләр тәшкил итәчәк.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты Казанга кышкы каникулларда 100 мең турист килер, дип фаразлый. Бу хакта комитет рәисе Сергей Иванов сүзләренә сылтама белән РБК-Татарстан хәбәр итә.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында Россиянең эчке туризм мәйданында Татарстанның иң популяр юнәлеш булырга бөтен мөмкинлеге бар дип исәпли белгечләр. "Кунакханәләр һәм шифаханәләр ял итүчеләр белән тулырга тиеш. Булган номер фондына карап, быел Яңа ел каникулларында Казанга 100 меңгә кадәр кеше килергә мөмкин. Без туристларны җәлеп итү өчен Чиләбе, Төмән, Свердловск өлкәләрендә һәм Пермь краенда, башка төбәкләрдә аерым реклама компанияләре үткәрә башлыйбыз. Монда Татарстанны Россия базарында таныту да үз ролен уйный", – ди Сергей Иванов.
Аның сүзләренчә, кышын Казанда көтелгән туристларның күбесе – россиялеләр. Мәсәлән, узган ел шул ук чорда республикада 85 мең кеше кунак булып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз