news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе туристларга кызыклы төп-5 урынны атады

Сергей Иванов Казан Кремлен, Зөя, Болгар шәһәрләрендә булырга, Казан концертын тамаша кылырга әйтте.

Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе туристларга кызыклы төп-5 урынны атады
Ильнар Тухбатов, Михаил Захаров

(Казань, 14 июнь, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов туристларга кызыклы булган төп-5 урынны атады. Бу хакта ул бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында белдерде.

“Беренче чиратта Казан Кремле территориясенә килеп, Сөембикә манарасын күзәтергә киңәш итәр идем. Шулай ук җирле туклану пунктларында безнең милли чәкчәк һәм токмачлы ашны авыз итеп карамыйча китәргә ярамый. Өченчедән – Зөя шәһәр-утраучыгы, дүртенчедән – ислам дине кабул ителгән урын Изге Болгарны күрергә кирәк. Бишенчедән, берәр концертны тамаша кылырга була”, - диде Сергей Иванов.

Туристларга сувенир буларак алып китү өчен, Иванов чәкчәк, татар чәе, Болгар стилендә эшләнгән бижутерия алырга кушты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100