news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туризм буенча белгеч: Казан — язын ял итү өчен иң популяр шәһәрләрнең берсе

Бу язда шифаханәләргә аеруча ихтыяҗ булачагы фаразлана.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Яз айларында Россиядә яшәүчеләрнең күбесе үз илендә ял итәргә планлаштыра. Казан шулай ук популяр юнәлешләр исемлегенә керде.

Туристлык агентлыклары альянсы директоры Наталия Осипова Sputnik радиосына биргән интервьюсында сөйләгәнчә, туристик кебшэк программасы һәм коронавирус пандемиясе Россиядә эчке туризм белән кызыксынуны шактый арттырган.

«Популяр юнәлешләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан шәһәрләре дияр идем. Яз көне яңа юнәлешләргә Кырым да өстәлә. Ел буе популяр юнәлешләр дә бар. Алар — Камчатка, Байкал, Алтай, Сахалин, тик алар гаилә белән ял итү өчен түгел, анда нигездә яшьләр бара», — дип санап үтте Осипова.

Белгеч бу язда шифаханәләргә аеруча ихтыяҗ булачагына игътибар итте. Аерым алганда, коронавирус инфекциясенең яңа дулкыныннан соң тернәкләндерү программаларына ихтыяҗ арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100