news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туризм белгечләрен Worldskills технологиясе буенча күрсәтмә имтиханга чакырдылар

Көллиятнең чыгарылыш укучысы туристик оешмаларга үзенең нәрсә белгәнен күрсәтә ала.

Туризм белгечләрен Worldskills технологиясе буенча күрсәтмә имтиханга чакырдылар
Владимир Васильев

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты Worldskills технологиясе буенча күрсәтмә имтихан уздыра. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов туризм өлкәсе белгечләрен шул имтиханны карарга чакырды.

Күрсәтмә имтихан турында, WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионат финалының эшлекле программасы кысаларында, "Төбәктә туризм үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек: бизнес, мәгариф, хакимият органнары" темасына стратегик сессиясендә Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова сөйләде. Ул республикада беренче булып, көллиятне тәмамлаганнар өчен 2018 елда туризм юнәлеше буенча шушы процедура уздырыла башлавын әйтте.

"Бу имтихан сынау режимында студентлар өчен ирекле рәвештә үткәрелә. Көллиятнең чыгарылыш укучысы оешмаларга үзенең нәрсә белгәнен күрсәтә ала. Күрсәтмә имтиханны узган һәм компетенция паспорты алган яшь белгечләр белешмә базасына кертелә. Бу база белән республиканың барлык әйдәп баручы предприятиеләре таныша ала, персонал сайлаганда бу аларга ярдәм итә ала", - диде Асия Тимирясова.

"Бер айдан күрсәтмә имтихан узачак. Бу процедура ачык рәвештә уза. Килеп карый һәм үзегезгә булачак белгечне сайлый аласыз", - диде. Аның сүзләрен җөпләп, Сергей Иванов: "Туристик компанияләргә акыллы менеджерлар гел кирәк. Килеп карарга өндим. Бәлки, булачак эшчеләрегезне табарсыз", - диде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100