news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туристлык кешбэгы программасының дүртенче этабы башланды

Туристлар биш көн дәвамында сәфәр бәясенең 20 процентын кайтара алачак. 

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап турларны кешбэк белән сатуның дүртенче этабы башланды. Россиядә ял итү өчен 31 июльгә кадәр билетлар сатып алу отышлы булачак.

Теләсә кайсы Россия төбәгенә сәяхәткә 1 октябрьдән 24 декабрьгә кадәр барырга мөмкин булачак. Сәфәрне әлеге түләү системасының лояльлеге программасында теркәлгән «Мир» картасы белән түләргә кирәк. Ул вакытта туристлар биш көн дәвамында сәфәр бәясенең 20 процентын (20 мең сумнан артмый) кайтара алачак. 

Программада нинди турлар һәм кунакханәләр булуын сайтта белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot