Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Туристларны "Әпипә"гә биетәбез - Зилә Вәлиева
FIFA чемпионатына килгән туристларны флешмоб белән каршы алалар.
(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). "Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына килүче туристларны флешмоб белән каршы алалар. Ул "Мама, я в Казани" дип атала. Бу хакта IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә музейның директоры Зилә Вәлиева хәбәр итте.
"Туристларга күтәренке күңел, яхшы кәеф бүләк итәр өчен оештырдык әлеге флешмобны. Исеме дә бик үзенчәлекле. Кунакларга ошый, аеруча "Әпипә"гә тыпырдап, күмәкләшеп бииләр. Башка көй куйсак, кабаттан "Әпипә"не сорыйлар. Татар халык биюләре аша халкыбызның үзенчәлекле якларын, бию сәнгатенең мәдәниятне үстерүдә тоткан урынын күрсәтергә телибез", - диде музей директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз