news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туристларга Россиядә ял иткән өчен акча түли башлаячаклар

Медведев сүзләренчә, 2018 елгы Дөнья чемпионаты үткәрелү сәбәпле, Россиянең кунакчыллыгын күпсанлы чит ил кешеләре белгән.

Туристларга Россиядә ял иткән өчен акча түли башлаячаклар
Рамиль Гали/архив

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев башкарма хакимиятнең федераль органнарына туристлар өчен Россиягә юллама чыгымнарының кайбер өлешен компенсацияләү мәсьәләсен карарга йөкләде.

Бу карар 2018 елда чемпионат тәмамлангач, илгә туристлар агымымын саклау мөмкнлеге бирәчәк.

Медведев сүзләренчә, футбол буенча Дөнья чемпионаты белән бәйле рәвештә, Россиянең кунакчыллыгын күпсанлы чит ил кешеләре белгән.

“Безнең илгә сәяхәтне субсидияләү мөһим, бу юл бәясен киметү өчен кирәк”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100