news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туристларга Казанда милли сәнгать белән танышу кызыклы - Гөлчәчәк Нәҗипова

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстан музейлары программасына багышланган матбугат конференциясе үтте.

Туристларга Казанда милли сәнгать белән танышу кызыклы - Гөлчәчәк Нәҗипова
Султан Исхаков

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Туристлар өчен Казанда беренче чиратта миллилек кызыклы. Шуңа күрә Татарстан Милли музее Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә республиканың төп халкы турында тулырак мәгълүмат бирергә тырышачак. “Үзегезнең дә турист булганыгыз бар – аңлыйсыздыр. Әйтик, Франциягә баргач, француз аш-суын ашап карарга тырышабыз. Биредә дә шул хәл – туристларга Татарстан ризыгы кызыклы”, - диде бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова.

“Шунысына игътибар иттем – туристлар өчен Казан белән Татарстан аерым булып тоела. Алар Казанны Татарстан башкаласы итеп кабул итмиләр. Казанның Татарстан башкаласы булуы алар өчен ачыш. Алар өчен төп халыкның татарлар булуы ачыш. Аларга безнеке генә булган мәдәният белән танышу кызыклы”, - ди Гөлчәчәк Нәҗипова.

Чемпионат көннәрендәТатарстан Милли музее чаралары программасы нинди матч булуына бәйле. Музей программасында спорт белән бәйле чаралар да шактый булачак. Музей эчендә нинди уен булуына бәйле күргәзмә эшләсә, музей ишегалдында Татарстан халыкларының спорт уеннары оештырылачак. “Бу беренче чиратта – Сабан туе. Без аның турында сөйлибез дә, күрсәтәбез дә, уйнатабыз да. Бу – капчык киеп йөгерү, данлыклы көрәш һәм башкалар”, - диде Гөлчәчәк Нәҗипова.

“Казанда Чемпионат уеннары – дөньяга үзебезнең бай тарихлы, мәдәниятле булуыбызны күрсәү өчен уңайлы вакыт”, - ди ул.
Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музееның төп бинасы ремонтта һәм хәзерге вакытта Казан Кремлендә урнашкан “Хәзинә” милли сәнгать галереясы гына эшли. Әлеге галереяда милли сәнгатьне Наилә Кумысникова күргәзмәсе тәкъдим итәчәк.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты көннәрендә Татарстан музейлары программасына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музее директоры Розалия Нургалиева катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100