news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туристлар Казанны Идел буе федераль округының иң популяр шәһәре дип таныдылар

Идел буеның туристлар арасында иң популяр шәһәрләре бишлегенә шулай ук Түбән Новгород, Самара, Саратов һәм Уфа керде.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Казан Идел буе федераль округының туристлар арасында 2018 елның иң популяр шәһәре булды. Бу хакта Tvil.ru торак броньлау сервисы хәбәр итә..

Идел буеның туристлар арасында иң популяр шәһәрләре бишлегенә шулай ук Түбән Новгород, Самара, Саратов һәм Уфа керде.

Иң арзан торак Саратовта булган, иң кыйбатлысы – Казанда. Казанда гаилә белән бер тәүлек тору туристларга уртача 2 мең 530 сумга төшкән, Түбән Новгородта – 2 мең 150 сум, Самарада – 2 мең 410 сум, Саратовта – 1 мең 740 сум, Уфада – 1 мең 760 сум. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100