news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туристлар Иске Татар бистәсе буйлап электрокарларга утырып йөриячәк

Апрельдә бистәдә Тукай укулары узачак, май аенда тимерчелек осталыгы фестивале, тарихи квестлар үткәрү күздә тотыла.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Быел Иске Татар бистәсендә электрокарларда экскурсия оештыра башлаячаклар. «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Әлегә ике электрокар сатып алынган. Проектны апрель аенда гамәлгә ашыра башлаячакбыз. Тагын берничә электрокар сатып алуда ярдәм итүен сорап, Татарстан Президентына мөрәҗәгать иттек. Экскурсоводлар бар, хәзер туристларны һәм шәһәрдә яшәүчеләрне көтеп калабыз», - диде Усманов.

Апрельдә бистәдә Тукай укулары узачак, май аенда тимерчелек осталыгы фестивале, тарихи квестлар үткәрү күздә тотыла.

Префектура шәһәр тархына багышланган лекцияләр циклы да оештырырга ниятли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot