Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Туристлар бизәлгән Казанны Европа шәһәрләренә тиңли
Ял көннәре 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә казанлылар һәм башкала кунаклары Казанның кайсы урыннарында ял итәргә мөмкин?
(Казан, 3 гыйнвар, "Татар-информ", Зилә Сафина). Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, Яңа ел башлану уңаеннан рәсми ял көннәре 8нче гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә казанлылар һәм башкала кунаклары Казанның кайсы урыннарында ял итәргә мөмкин? "Татар-информ" хәбәрчеләре бәйрәм мәйданнарына күзәтү тәкъдим итә.
Менъеллык мәйданындагы тамашачы: "Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт"
Кремль каршында - Меңъеллык мәйданында Казанның төп чыршысы урнаштырылган. Бирегә 2нче гыйнварга кадәр килүчеләр Спасс манарасы диварларында күрсәтелгән уникаль 3D тамаша да карый алды. Аны карарга Кукмарадан ук килгән Илдар Фатыйхов сүзләренчә, ул әлеге тамашаны карарга ике ел хыялланган.
"Быел эшләремне алдан ук планлаштырып, Казанга килдем. Бик ошый, гаҗәеп матур. Спасс манарасы диварларына янына якынрак килсән, дөрестән дә, әкияткә кереп китәсең төсле тоела. Мин бик канәгать, килгәнемә бер дә үкенмәдем", - диде ул.
Дивар тамашасы халыкны татар һәм рус телләрендә яңа ел белән тәбрик итүдән башланды. Аннан соң "Ике чемодан мәхәббәте" һәм "Яңа ел кичендә күргән төш" дип аталган ике новелла күрсәтелде. Мәскәүдән кайткан кызларын, кияүләрен, оныкларын бирегә алып килгән Дания Салаватова: "Бирегә беренче тапкыр килүем, бу тамаша моңа кадәр дә ике ел рәттән уздырылган, караганыбыз булмады. Әлегә, шулай җыйнаулашып, гаилә белән чыккан беренче чарабыз. Барырга уйлаган җирләребез күп. Казаныбызда шундый чаралар уздырылганга, рәхәтләнеп, гаилә белән чыгып, ял итәр урыннар булганга мин бик шат, Президентыбыз Рөстәм Миннехановка рәхмәт" - дип, хис-кичерешләре белән утраклашты.
Кремль яр буе: түләп керүчеләр татарча сөйләшә торган Кыш бабай белән күрешә ала
Халык иң күп җыелган урын - Кремль яр буе. Бала чагасыннан алып өлкән яшьтәгесенә кадәр биредә. Әкият шәһәрчегенә керү - 200 сум. 500 сумга "2+1", 600 сумга"2+2" махсус тәкъдимнәр бар. Кергән кешегә татарча да сөйләшә белгән Кыш бабай белән курешү, остаханәдә яңа ел бүләкләре ясау (өстәмә 200 сум түлисе), эльфлар театрында спектакль карау (өстәмә 200 сум түлисе), кинотеатрга керү, таудан чана шуу кебек мөмкинлекләр ачыла. Үтенечләрне исәпкә алып, быел зурларга гына тугел, нәниләргә дә, тимераякта шуар өчен, аерым шугалак ясаганнар.
"Балалар да, үзебез дә рәхәтләнеп ял итеп йорибез. Керемнәр әзәя, бәяләр кыйммәтләнсә дә, балаларның кышкы яллары вакытында йөрисе, кеше барган җиргә барып, кеше караганны карыйсы килә. Өйдә утыру бәйрәм кәефе өстәми", - диде биредәге тамашачыларның берсе, үзен Наилә дип таныштырган ханым. Ул ире һәм улы белән килгән.
"Әкият" курчак театры каршындагы Боз шәһәрчеге: "сәламәт балалар һәм аларның әти-әниләре өчен"
"Әкият" курчак театры каршында төзелгән Боз шәһәрчегендә халык тау шуа. Монда таунын боздан ясалганы да, агачтан корылганы да, гадәти балалар мәйданчыгында куелган кебекләре дә дә бар.
Үзләрен Газинур абый белән Роза апа дип таныштырган пар бирегә оныкларын тау шудырырга килгән: "Без моннан ерак түгел яшибез, оныкларга да кызык булсын дип, бүген шушында килергә булдык", - диде гаилә башлыгы. Роза апа: "Казанның бөтен яңа ел мәйданнарында да булырга өлгердек. Без ирем белән бик күп сәяхәт итәбез. Австрия,Германия, Франция кебек Европа илләрендә булганыбыз бар. Андагы яңа ел тамашаларын, яңа ел ярминкәләрен карау да насыйп булды. Берсен дә Казанныкы белән чагыштырып булмый. Без алардан күпкә өстен, күпкә алда. Шушы шәһәрдә, шушы республикада яшәвемә мин чиксез шатмын", - дип, хисләрен уртаклашты.
Роза апа сүзләренчә, Европа илләрендә мондый ял итү мәйданнарына күбрәк картлар, инвалид, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр йөри, алар өчен анда бөтен уңайлыклар тудырылган. "Бездә исә, мондый чаралар сәламәт балалар һәм аларның әти-әниләре өчен эшләнә", - диде ул.
"Хан сарае" тамашачысы: "Кыш бабай белән Кар кызы татарча белсә, тагын да яхшырак булыр иде"
Быел беренче тапкыр Казан ипподромы янында ачылган "Хан сарае" үзенең чыршысы белән үзенчәлекле. Ул йорт формасында эшләнгән. Аның эчендә Кыш бабай белән Кар кызы утыра. Алар белән һәр теләгән кеше фотога төшә ала. Бу вакытта Хан үзе сәхнә түрендә. Халык белән татарча да, русча да сөйләшеп, мәйдан белән таныштыра, кышның утыз градус салкыннарында да туңмас фонтаннары белән мактана, сәхнәдә чыгыш ясыйсы артистлар белән таныштыра.
"Хан сарае"н тамаша кылырга Казаннан Луиза Хөсәенова да килгән: "Яңа елны ТНВ карап каршы алдык. Беренче килгән мәйданчыгыбыз шушы. Мәйдан бизәлешендә кулланылган татар орнаментлары, яңгырап торган татар көйләре, татар җырлары җанга рәхәтлек бирә. Кыш бабай белән Кар кызы татарча белсә, тагын да яхшырак булыр иде. Аларның киемнәренә дә милли колорит өстәсәң, начар булмас. Биредә күнел ачу чаралары да җитәрлек: тимераякта шуарга шугалак, чана шуарга тау бар, теләгән кеше кышкы сабантуйда катнашып, бүләкләр ота ала", - дип сөйләде ул.
Иске Татар бистәсе
Иске Татар бистәсендә 7нче гыйнварга кадәр яңа ел ярминкәсе эшли. Бәйрәм тематикасына кагылышлы товарлар алырга теләгән кешегә бирегә килергә мөмкин.
Казанның яңа ел мәйданнарын күзәтеп чыкканнан соң, шуны әйтергә була: татар гаиләләре, татар балалары өчен, үз телендә сөйләшеп, татар телендә җырлар тыңлап, милли биюләр карап, күңел ачу мөмкинлеге бар. Ата-аналары татарча белсә дә, балалары русча гына сөйләшкән гаиләләр күп.
Мәгълүмат өчен: быел Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда 100 мең кеше кунак булачак. Узган ел бу сан 130 меңне тәшкил иткән. Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов белдергән иде. Туристларның бер өлеше Татарстандагы Зөя утрау-шәһәрчеге, Болгар һәм Алабуга шәһәрләре, Чистай дәүләт архитектура-тарих һәм әдәбият музее, Арча районында урнашкан Кыш бабай резиденциясендә туктала, әмма күпчелеге Казанның үзендә күңел ача. "Казан – Россиядә Яңа ел каникулларында кунаклар җәлеп итә торган шәһәрләрнең лидеры", - дигән иде Иванов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз