news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан туристлар арасында популярлык ягыннан Санкт-Петербургны куып җитеп килә

Tele2 2023 елның биш аенда big data геоаналитик платформасы ярдәмендә туристлар активлыгын анализлаган. Туристлар күбрәк Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Санкт-Петербург һәм Татарстанны сайлый икән. Килү максаты, нигездә, классик туризм, эшлекле сәяхәтләр, туганнарга һәм дини-мәдәни объектларга бару. Гомумән алганда, туристлар трафигы күләме бер елда 7,7 процентка арткан.

Аналитиклар Татарстанны сайлаучы туристларның портретын ясаган. Кунакларның 52 проценты классик туризм өчен, ягъни истәлекле урыннар, мәдәният һәм милли ашлар белән танышу өчен килә. Алар, нигездә, Мәскәү, Түбән Новгород, Пенза, Владимир, Удмуртия һәм Башкортстан халкы. Юл тотучыларның 17 проценты — эшлекле сәфәргә килүчеләр. Дини яки белем алу максаты белән килүчеләр — 12 процент.

Казан Кремле Татарстанда туристлар иң күп йөри торган истәлекле урын булып тора. Аның артыннан Болгар музей-тыюлыгы, Алабугадагы Шайтан каласы һәм Казан урамы, Зөя утрау-шәһәрчеге килә. Төбәк кунаклары өчен кызыклы урыннар арасында шулай ук Зәңгәр күл һәм Минзәлә шәһәре яр буе да бар.

Татарстанлылар үзләре исә Мәскәүгә барырга ярата — аны сәяхәтчеләрнең 20 проценты сайлаган. Күрше төбәкләрдән Чувашиягә (18%), Самара өлкәсенә (15%) һәм Удмуртиягә (14,5%) баралар. Республика халкы өчен кызыклы төбәкләр арасында шулай ук Башкортстан, Ульяновск һәм Свердловск өлкәсе дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100