Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туриндустрия берлеге Россиядә һәм чит илдә ял итү бәяләренең аермасы турында аңлатты
Россия эчендә ял итү, чит илдәгегә караганда, 2-3 тапкырга арзанрак. Бу хакта «Татар-информ»га Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин хәбәр итте.
«Тулаем алганда, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары һәм башка бәяләмәләр буенча, Россиядә ял итү чит илдәгегә караганда 2-3 тапкыр арзанрак. Юллама бәясенә доллар курсы да, транспорт логистикасы да тәэсир итә. Менә мин кичә Сочига 7 меңгә очып килдем, ә чит илгә очу 19 меңнән башлана», – диде ул.
Шулай ук аның сүзләренчә, Россия турларының кыйммәт булуы турында фикер – ялгыш. Аның сүзләренчә, Россиядә ял итү бәясе кагыйдә буларак пик чорларда арта, әмма уртача статистиканы карасаң, Россиядә ял итү чит ил курортларына караганда арзанрак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз