Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Турхан Дилмач: "Татарстан халкы Истанбулны һәм Анталияне белә, Каппадокиягә дә килегез"
Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында Казан фотосәяхәтчесе Сергей Ермолаев фотокүргәзмәсе ачылды.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 25 гыйнварда Татарстан фоторәссамы ярдәме белән Төркиядәге иң кызыклы регионнарының берсен Татарстан җәмәгатьчелегенә тәкъдим итте – консуллык бинасында Сергей Ермолаевның Каппадокиягә багышланган беренче күргәзмәсе ачылды.
"Бу безнең 2017 елгы беренче мәдәни чарабыз. Ул Төркиянең иң кызыклы регионнарының берсенә багышлана. Татарстан халкы күбрәк Истанбулны һәм Анталияне белә. Без сезне шушы фоторәсемнәрдәге кызыклы регионда да көтәбез”, - дип татар һәм рус телләрендә сөйләде Төркия Республикасының Татарстандагы баш консулы Турхан Дилмач. “Каппадокия – минем ширбәт аен уздырган урыным”, дип тә өстәде ул.
Баш консул Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловны җылы сүзләр белән искә алды: “Ул яхшы кеше һәм шәп дипломат иде. Төркия белән Россия арасын ныгытуга зур өлеш кертте”, - диде.
“Каппадокия – сихри урын, монда ашыгырга-кабаланырга ярамый. Биредә матурлык белән хозурланырга кирәк. Монда килеп кыя-таулар эчендә, биш мең еллар элек кешеләр гомер кичергән урыннарда яшәргә була”, - дип кызыктырып сөйләде Сергей Ермолаев. Ул күргәзмәгә куелган эшләрнең барлык хезмәтенең әле бик аз өлеше булуын әйтте.
“Мәдәни чараларны дәвам итәчәкбез. Ай саен уздырырга тырышачакбыз. Киләсе айдагы чара төрек чәенә багышланачак. Сез татарлар, руслар һәм төрекләрнең ничек чәй ясавын чагыштырып карый алачаксыз”, - дип кунакларны алдагы чарага да чакырды Турхан Дилмач.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз