news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тургай» халык театры режиссеры Роберт Галиев белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

Хушлашу мәрәсиме аграр университетның Ферма-2 торак комплексындагы механизация институты бинасында уза.

«Тургай» халык театры режиссеры Роберт Галиев белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ). Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Роберт Галиев белән хушлашу мәрәсиме иртәгә, 26 февральдә, 09.00 сәгатьтә, Казан дәүләт аграр университетының Ферма-2 торак комплексында, Гареев урамы 62 йортта урнашкан механизация һәм техник сервис институты бинасында узачак.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан дәүләт аграр университетынынң тәрбия бүлеге җитәкчесе Әнәс Мостафин хәбәр итте.

Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев бүген кисәк. йөрәге тотып вафат булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot