Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Турфирмалар теге яки бу илдә инфекция куркынычы турында алдан кисәтергә бурычлы – белгеч
Йогышлы авырулар таралыш алган илләргә барганчы, белгечләр туристларга вакцинация үтәргә киңәш итә.
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Туристлык агентлыклары туристлар барырга җыенган илләрдә эпидемия куркынычы булса, бу турыда хәбәр итәргә тиеш. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина билгеләп узды.
“Әгәр туристик фирма вәкилләре инфекция куркынычы турында үзләре белеп кисәтмәсә, турист илдәге эпидемия ягыннан куркыныч тудырган авыруларның тулы исемлеген таләп итәргә хокуклы”, - дип белдерде белгеч.
Любовь Авдонина бүген туристлар арасында популяр булган Таиланд, Вьетнам, якын көнчыгыш илләрендә йогышлы авырулар таралышы турында сөйләде.
Бизгәк (малярия) Зимбабведа яшәүче 90 меңгә якын кешегә йоккан. Таиланд, Индонезия, Мьянма, Камбоджа, Вьетнам, Һиндстан, Гайана, Перу, Доминикан республикасы, Африка дәүләтләрендә дә бу инфекция мәсьәләсендә вазгыять имин үк түгел.
Дөньяда бөҗәкләр аша таралыш алучы Денге чиренең 845 мең очрагы теркәлгән. Россиягә Денге авыруы Таиландтан, Вьетнамнан, Һиндстаннан һәм Индонезиядән кертелгән. Любовь Авдонина Татарстанга 2016-2017 елларда 8 туристның Вьетнам, Доминикан Республикасы, Таиландтан шушы чирне ияртеп кайтуын әйтте.
Зика бизгәге дөньяның 48 илендә теркәлеп, аның белән 207 мең кеше авырган. Мексика, Пуэрто-Рико, Аргентина, Боливия, Бразилия, Венесуэла, Колумбия, Парагвай, Перу, Эквадор, Таиланд, Индонезия, Филиппин, Вьетнам, Гаити, Мартиника, Куба илләрендә бу инфекция мәсьәләсендә вазгыять яхшы түгел.
Сары бизгәге 32 илдә теркәлгән. Алар арасында – Бразилия, Венесуэла, Колумбия, Панама, Перу, Ангола, Бенин, Гвинея, Кения, Конго, Сенегал, Сомали, Эфиопия, Боливия, Эквадор һәм башка дәүләтләр бар. Любовь Авдонина, бу чиргә каршы вакцина ясалуы турында таныклык булмаса, әлеге илләргә кертмәүләре дә ихтимал булуын белдерде.
Ваба (холера) авыруы да туристлар арасында популяр илләрдә киң таралыш ала. Йеменда бу чирнең 365 мең очрагы теркәлгән.
Любовь Авдонина бүгенге көндә Европада кызамык киң таралганын билгеләп үтте. Австрия, Чехия, Италия, Португалия, Венгрия, Словакия, Испания, Швеция, Румыниядә кызамык диагнозы күпләп куела башлаган. Румыниядә хәл бигрәк тә авыр. Анда 5 мең 700 дән артык очрак теркәлгән, 25 кеше дөнья куйган. Ел башыннан Италиядә кызамык белән 2 меңнән артык кеше авырган. “Төп сәбәп – кызамыкка каршы иммунизация булмау һәм профилактика чараларын киметү”, – ди белгеч.
Любовь Авдонина әйтүенчә, Хаҗга баручылар менингококк һәм коронавирус инфекцияләре турында белергә тиеш. Аларга каршы, шулай ук, прививка ясатып була.
Йогышлы авырулар таралыш алган илләргә барганчы, белгечләр вакцинация үтәргә киңәш итә. Санап кителгән авырулардан Татарстанның медицина учреждениеләрендә прививкалар кадатырга була, шулай да вакцинация бушлай түгел. Сары бизгәгеннән 2нче Республика клиник хастаханәсендә түләүле нигездә ясатып була. Ваба авыруыннан да прививка түләүле. Любовь Авдонина бу прививка бары тик ваба фактлары теркәлгән илләргә барган очракта гына кирәк булуын искәртте.
Россиядә ил эчендә генә актив ялны өстен күрүчеләр, туристик сәяхәтләр яратучылар да бар. “Россиядә эчке куркынычлар барын да истә тотарга кирәк. Көнбатыш Нил бизгәге, Кырым геморрагияле бизгәге инфекцияләре бар. Талпан энцефалиты буенча Себер, Урал, Ерак Көнчыгыш, Киров, Свердловск өлкәләре, Татарстанның 30 районында билгеле бер куркыныч бар”, – дип искәртте Любовь Авдонина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз