news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Турецкий хоры Казанда «Туган тел»не һәм «Ай былбылым»ны җырлады

«Ак Барс Арена» стадионында тавыш бирүчеләр өчен традицион концерт үтте.

Турецкий хоры Казанда «Туган тел»не һәм «Ай былбылым»ны җырлады
Михаил Захаров

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сайлаулар көне уңаеннан оештырылган «Мин тавыш бирдем» концерты «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән төгәлләнде. Җырны Казан кунаклары Турецкий хоры белән Салават башкарды.

Турецкий хоры Казанда «Туган тел» һәм «Ай былбылым» җырларын башкарды. «Ай былбылым»ны чакырылган артистлар Татарстан җыелма хоры белән берлектә җырлады.

Ә «Туган тел» башкарылганда сәхнәдә Рөстәм Миңнеханов бар иде. Ул Татарстан халкына гражданлык позициясе өчен рәхмәтләрен җиткерде.

«Ак Барс Арена» стадионында тавыш бирүчеләр өчен традицион концерт үтте. Программа салют белән төгәлләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot