Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркия Россиягә татлы ризыклар сату күләмен тарихи максимумга кадәр арттырды
Октябрь аенда Төркиядән Россиягә татлы ризыклар китерү сизелерлек арткан: Төркия статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, импорт күләме еллык чагыштырмада чирек өлешкә арткан һәм тарихи максимумга җиткән. Төп үсеш шоколад продукциясенә туры килгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Октябрь аенда Төркия Россиягә 15,1 миллион долларлык кондитер әйберләре җибәргән – бу моннан бер ай элеккегә караганда – 19 процентка, ә узган ел күрсәткеченнән 23 процентка күбрәк.
Шоколад һәм аның нигезендә ясалган әйберләр Россия сатып алучылары арасында иң кирәкле позиция булып кала: 7,3 миллион доллар күләмендә шундый эшләнмәләр сатылган. Камырдан эшләнгән кондитер әйберләре импорты - 5,2 миллион ә шикәрдән ясалган татлы ризыклар 2,7 миллион доллар тәшкил иткән.
Еллык чагыштырмада Төркия шоколады экспорты – 48 процентка, камыр ризыклары сату күләме – 7 процентка, ә шикәрдән ясалганнары 4 процентка арткан.
Ун ай нәтиҗәләре буенча, татлы ризыклар сату күләме 109,1 миллион долларга җиткән, бу узган елгы күрсәткечләрдән өчтән бер өлешкә күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз