news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Турчак: Өч балалы әтиләр өчен өлешчә мобилизациядән кичектерү үз көчендә кала

Россиядә күп балалы әтиләрне мобилизациягә чакыруны кичектерү үз көчендә, дип хәбәр итте «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак «Telegram»дагы каналында.

«Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган әтиләр өчен мобилизациядән кичектерү гамәлдә кала! Генштабның октябрьдә чыгарылган шундый күрсәтмәсе гамәлдә һәм гамәлдә калачак. Бу темага барлык спекуляцияләрне туктатыр өчен, бу мәсьәләне МО (Саклану министрлыгы) белән эшләп бетердек», – диелә аның хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости яза.

Директиваның шул турыдагы пункты бетерелүе турында бу атнада телеграм-каналлар яза башлады.

Моннан тыш, кеше хокуклары буенча президент советы әгъзасы Ирина Киркора РИА Новостига мобилизация кысаларында чакырылган өч бала әтисенең хатыныннан үзенә мөрәҗәгать килүен сөйләгән иде. Хатын-кыз сүзләренчә, аңа директиваның гамәлдә булмавы турындагы документның күчермәсен биргәннәр.

Күп балалы әтиләр өчен кичектерү октябрь урталарында кертелде, бу хакта Дәүләт Думасының Саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, карар кабул ителде, ул эшли башлады һәм хәрби комиссариатларга җиткерелде.

Россиядә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылыш 2022 елның 21 сентябреннән октябрь ахырына кадәр дәвам итте. Аны Саклану министрлыгы тәкъдиме белән үткәрделәр. Ведомствода аңлатуларынча, ул Украинадагы махсус операция барышында гаскәрләр чиктәш торган урыннарны контрольдә тоту өчен кирәк. Кораллы көчләргә запастан 300 мең хәрби хезмәткәр чакырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100