Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түрәләрнең туганнарына дустанә булмаган илләргә баруны тыюлары ихтимал
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Каргинов белдергәнчә, ЛДПР югары дәрәҗәле түрәләрнең якын туганнарын дустанә булмаган илләргә бару мөмкинлеген вакытлыча туктату турында закон проекты әзерли. Чөнки алар аша илнең иң югары дәрәҗәдәге вазифаи затларына басым ясалырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости яза.
«ЛДПР фракциясе «Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында»гы законга төзәтмәләр әзерли. Без хакимиятнең вәкаләтле органнарына югары дәрәҗәле түрәләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, судья, шулай ук сайлап куелган вазифа биләүче затлар – мәсәлән, губернатор, депутат, муниципаль берәмлек башлыкларының якын туганнары өчен дустанә булмаган илләргә чыгу мөмкинлеген вакытлыча туктату хокукын бирергә тәкъдим итәбез», — дип хәбәр иткән Каргинов.
Моннан тыш, чикләүләр дәүләт корпорацияләренең топ-менеджерларына, Россия Үзәк банкы Директорлар советы әгъзаларына, Үзәк сайлау комиссиясенә һәм башкаларга да кагылырга мөмкин, дип билгеләп үткән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз