news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түрәләрне дөрес язылмаган штрафлар өчен гафу үтенергә мәҗбүр итәргә телиләр

Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков һәм депутатлар төркеме түрәләрне дөрес язылмаган штрафлар өчен гафу үтенергә мәҗбүр итә торган закон проектын бәяләү өчен хөкүмәткә юллаячак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Инициатива Россия Административ хокук бозулар кодексының 30.8 маддәсенә үзгәрешләр кертүне күздә тота һәм карар гамәлдән чыгарылган һәм эш туктатылган очракта, карар күчермәсе белән бергә түрәнең гафу үтенү сүзләрен җибәрү бурычын беркетә. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, гамәлдәге законнар административ эшләр өчен мондый механизмны күздә тотмый.

Закон проекты авторлары сүзләренчә, 2023 елда гына да административ хокук бозулар буенча 130 меңнән артык карар гамәлдән чыгарылган.

Инициатива авторлары фикеренчә, законны кабул итү хокукый системага ышанычны ныгытачак, дәүләтнең гражданнарның хокукына хөрмәтен күрсәтәчәк һәм вазифаи затларны штраф язар алдыннан эшләрне җентекләп тикшерергә мәҗбүр итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot