Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Турагент: Россиялеләр Төркия кунакханәләрендә төрекләргә караганда ешрак ял итә
Төркиядә Россия туристлары, нигездә, кунакханәләрдә урнаша, шул ук вакытта ил халкының эчке сәфәрләре күбесенчә туганнары һәм дусларына кунакка килү белән бәйле. Турагент, Төркия Туроператорлар ассоциациясе (TÜRSAB) әгъзасы Джем Алабай РИА Новости агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Төркия статистика институты (TÜIK) мәгълүматлары эчке һәм тышкы туризм арасындагы аерма турында сөйли. Беренче кварталда Төркиядә яшәүче 11,52 миллион кеше ил буйлап 14,1 миллионнан артык сәфәр кылган.
«Чит ил туристлары, беренче чиратта россиялеләр, Төркиягә нәкъ менә ял итәргә килә һәм кунакханәләрдә урнаша. Төркия халкы өчен эчке сәфәрләр күбесенчә туганнарына һәм дусларына кунакка килү белән бәйле», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Төрек гражданнарының эчке сәфәрләргә чыгымнары бер елда 33,9 процентка арткан һәм 102,3 миллиард төрек лирасы (якынча 2,2 миллиард доллар) тәшкил иткән. Бер сәфәргә уртача 7 221 лира туры килгән (якынча 154 доллар).
Россия Төркиянең иң зур чит ил туризм базары булып кала. 2025 ел нәтиҗәләре буенча илгә Россиядән 6,9 миллион кеше килгән. Туристларның күбесе Анталья, Мугла һәм Эгей диңгезе буенда курорт ялын сайлаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз