news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә велосипедта бөтенроссия ярышлары вакытында юллар ябыла

Әлмәттә велосипедта бөтенроссия ярышлары вакытында юллар ябыла
Фото Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтеннән

23 июльдә Әлмәт шәһәрендә «Тур де Татарстан Әлмәт-2023» шосседа велоузышлар буенча бөтенроссия ярышлары уза. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Ярышлар маршруты Шевченко урамы буенча, Р.Фәхретдин урамы боҗрасыннан Әлмәт - Колшәрип боҗрасына кадәр, Р – 239 трассасы буенча Әлмәт-Миңнебай боҗрасына кадәр һәм кирегә узачак. Юл 6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр ябык була.

Велосипедта узышу маршрутын урап узуның вакытлыча билгеләре куела. Велосипедта узышу маршруты буенча ишегалларыннан чыгу урыннары һәм юл чатлары җиңел автомобильләр һәм йөк автотранспорты белән ябыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot