Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Туполев» компаниясе генераль директоры белән бергә Мәскәүдән Казанга күчә
«Туполев» компаниясенең юридик адресы 2026 елның 19 ноябреннән Мәскәүдән Казанга күчерелгән. Карар Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү йөзеннән һәм предприятие акционерлары җыелышы карары нигезендә кабул ителде, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Татарстан башкаласына идарә аппаратының бер өлеше күчәчәк, шул исәптән «Туполев» АҖ генераль директоры да. Шул ук вакытта Мәскәүдә Үзәк конструкторлык бюросы (ЦКБ) сакланачак, аның базасында дистә еллар дәвамында фәнни институтлар һәм профильле югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлек төзелгән. Үзәк конструкторлык бюросына аерымланган бүлекчә статусы беркетеләчәк.
Җитештерү һәм административ бурычлар өчен җаваплы бүлекләрне Казанга акрынлап күчерергә ниятлиләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз